Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Татарстанда алда көтелгән сайлауларга тугыз меңгә якын кандидат теркәлгән

Татарстанда алда көтелгән сайлауларга тугыз меңгә якын кандидат теркәлгән  Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм Казан сайлау комиссиясе вәкилләре РФ субъектлары сайлау комиссияләре белән видеоконференция режимында узган РФ Үзәк сайлау комиссиясенең 296 нчы утырышы эшендә катнашты. 

Сайлауларны оештыручылар төбәкләрнең РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына һәм төбәкләрнең административ үзәкләре муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына 13 сентябрьдә булачак сайлаулар буенча сайлау кампанияләре барышында кандидатларны күрсәтү һәм теркәү, кандидатлар исемлегенә бәйле мәсьәләләр буенча тәҗрибәсе турында фикер алышты.

Татарстандагы сайлауларга кандидатларны күрсәтү һәм теркәү вакытының башлангыч нәтиҗәләрен ТР Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бәян итте. Аның сүзләренчә, ТР Президентына сайлауларга дүрт кандидат теркәлгән. Барысы 2 шәһәр округы, 38 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлегендә узачак республика муниципаль сайлауларга 9 мең 418 кандидат теркәлгән. Сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр 7 мең 799 кандидатны күрсәткән, тагын 1 мең 619 кеше үз-үзләрен күрсәткән.

8 мең 869 кандидат, шул исәптән 7 мең 427се сәяси партия һәм иҗтимагый берләшмәләрдән, теркәлгән инде, Казанда 194 кандидат теркәлгән. Муниципаль сайлауларда 10 сайлау берләшмәсе катнаша, шул исәптән сәяси партияләрнең 9 төбәк бүлеге (КПРФ, «Россия коммунистлары Коммунистлар партиясе», «Бердәм Россия», ЛДПР, «Гадел Россия», Россия  ветераннар партиясе, «Яблоко», «Россия Патриотлары», «Родина»), «Татарстан – яңа гасыр» 1 иҗтимагый хәрәкәте.

Теркәү процессы гадәти эш режимында һәм закон кысаларында уза. Туган барлык бәхәсле сораулар оператив рәвештә хәл ителә, дип хәбәр итә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20