Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

Татарстанда һава температурасы 33 градуска кадәр күтәрелә

Татарстан Гирометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы өч көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Бүген республиканың көнчыгыш районнарында, иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Чәршәмбе көн явымсыз булачак.

Татарстанда алдагы көннәрдә кызу булачак. Көндезге максималь һава температурасы бүген — +25.+30, 22 августта — +25.+30, ә 23 августта — +28.+33 градуска кадәр күтәрелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!