Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 66,8 мең гектар җир файдаланылмаган

 2014 елда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 66,8 мең гектар җирнең файдаланылмаганлыгы ачыкланган. Ташландык җирләрнең бер өлеше (26,8 мең гектары) быел авыл хуҗылыгы әйләнешенә җәлеп ителгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген 2015 елдан башлап РФ Хөкүмәте карары нигезендә Россия Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәләре гамәлгә ашыра.

Хәзерге вакытта, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерү һәм җир законнарын бозу очракларын ачыклау максатыннан, ТР Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, республика муниципалитетларындагы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белән берлектә, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәләре белгечләрен әлеге участокларга җаваплы итеп беркетү буенча эш алып бара.

Шушы мәсьәләдә "Татар-информ"га ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, файдаланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу срокларын кыскарту мәсьәләсе карала. Аерым алганда, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев файдаланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу срокларын 5 елдан 3 елга кадәр кыскартуны тәкъдим итә. Ул авыл хуҗалыгы җирләренең 60 процентының РФ һәм муниципалитетлар җирләре булуына игътибар юнәлтеп, хакимиятләргә җирләрне активрак файдалану бурычын йөкләгән.

Искәртеп үтик: ел башында Россиядә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдаланмаган өчен штрафларны арттыруга юнәлтелгән закон проекты кабул ителгән иде. Штраф күләме аның билгеләнгән файдалану максаты нигезендә кадастр бәясеннән чыгып процентларда билгеләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20