Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2015

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1 апрельгә кадәр дәвам итә

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Ярминкәләрдә ит, сөт, ярма һәм башка товарлар бәяләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәнчә кала, дип хәбәр итә аграр ведомство матбугат хезмәте.
Бәяләр мониторингыннан күренгәнчә, авыл җитештерүчеләре товарларын тармак министрлыгы тәкъдим иткән тотрыклы бәядән сата. Кайбер ярминкәләрдә хәтта арзанрак бәяләр дә күзәтелгән. Мисал өчен, карабодайның килограммы 45 сумнан, сыер ите 250-280 сумнан, сөтнең литры 28 сумнан, “Майский” теплица комбинаты кыярларының килосы 88 сумнан , ә помидорлар 120 сумнан сатылган.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1 апрельгә кадәр дәвам итә, дип ышандырдылар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

(«Татар-информ») 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20