Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2017

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Аерым алганда, чираттагы сәүдә Әгерҗе районында оештырылды. Ярминкәдә районның авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашты.

Ярминкәгә күптөрле продукция чыгарылган иде. Мәсәлән, Тирсә авыл җирлеге кешеләреннән ит сатып алырга мөмкин иде. Сарсак-Омга авылыннан - бәрәңге, Түбән Көчек авылыннан - ашлык.

Монда шулай ук яшелчә, сөт, йомырка, бал, пешкән камыр ризыклары, өй шартларында әзерләнгән продуктлар, бакча өчен био логик өстәмәләр, орлыклар һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин иде.

«Йомырканы – дистәсе 60 сумнан саттым, ә сөт – литры 40 сумнан. Барысын да алып бетерделәр, – дип сөйләде Тәбәрле авылыннан Галинур Хәмитов. – Икенче килгәндә, каймак һәм эремчек тә алып киләм. Аларны да күп сорыйлар».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20