Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2016

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезоны тәмамлана

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезоны тәмамлана. 7 майда Казанда һәм ТР Яшел Үзән районы Октябрь бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезонда соңгылары була, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярминкәләр исә шәһәрнең 10 мәйданчыгында алып барыла: 
Авиатөзелеш районында Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта,
Вахитов районында Достоевский һәм Волков урамнары чатында һәм К.Тинчурин урамы буенча урнашкан “Иске шәһәр” префектурасында,
Киров районында Краснококшай урамы, 152/2 адресы буенча “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында һәм Ильич ур., 1 адресы буенча “Тимер юлчылар” мәдәният сарае артында,
Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда(“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория),
Яңа Савин районында Ямашев ур., 71а адресы буенча “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы парковка мәйданчыгында,
Идел буе районында Җиңү проспекты, 48а адресы буенча “Чулпан” мәдәният үзәге каршындагы мәйданда,
Совет районында Аграр урамы, 2 адресы буенча “Казан” агросәнәгать паркында һәм Липатов ур., 7 адресы буенча “Дерби” базарында.
Һава температурасы сизелерлек күтәрелгән очракта тиз бозыла торган продукцияләрне сатуга чикләү кертеләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20