Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Татарстанда Бөер көненә багышланган конференция узачак

24 майда Казанда Бөер көненә багышланган «Нефрологиянең актуаль мәсьәләләре -2017» республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция барышында Татарстан табиблары бөер авыруларын кисәтү, ачыклау һәм дәвалау буенча заманча алымнарын, шулай ук нефропротекция һәм кардиопротекциянең яңа юлларын, бөерләрнең хроник авыруында диета һәм аксым-энергетик җитешмәгәнлектә профилактика ысулларын һәм шушы өлкәгә караган башка сорауларны яктыртачак.

Чараны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе һәм «Содействие» халыкның авыруларын кисәтү үзәге оештыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин