Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Татарстанда бераз суыта

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән һәм Казанда төнлә һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) җитүе көтелә. Моннан тыш, урыны белән бераз яңгыр да явып узачак.

Алдагы төндә термометр баганалары 2-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 10-15 градуска кадәр җылыта. Республиканың төрле районнарында һава температурасы әллә ни аерылып тормаячак.

Казанда аязучан болытлы һава, көчле җил һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә - 3-6, көндез 10-14 градус җылы көтелә.

7 майга каршы төндә алмашынучан болытлы һава, көньяк районнарда яңгырлар явып узарга мөмкин. Һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20