Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2019

Татарстанда берничә полилингваль комплекслар ачылачак

Шушы көннәрдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев берничә яңа полилингваль комплекс ачылачагы турында хәбәр итте. «Таяну ноктасы» тапшыруы килгән кунаклар белән әлеге мәктәпләрнең асылын аңларга тырышты.

Полилингваль комплексның берсе 165нче мәктәп базасында ачылачак. Ул мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Алсу Минсафина дәресләрнең татар, рус, инглиз телләрендә узачагын әйтте.

«Дәресләр татар, рус, инглиз телендә узачак. Күбрәк басым татар теленә ясалыр дип өметләнеп калабыз. Тулы көнле мәктәп булганлыктан, класстан тыш чараларга игътибар бирәчәкбез һәм иң мөһиме, чараларда Татарстан халкының, милләтебезнең гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштырачакбыз. Шулай ук татар әдәбиятенә дә зур игътибар бирәчәкбез, чөнки балалар хәзер китап укымый», — диде ул.

Алсу Минсафина сүзләренчә, укучылар татар, рус, инглиз телләрен бер үк дәрәҗәдә белергә тиеш була.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин Минимисс