Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2017

Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген — 15 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, талгын.

Көн азагына, кичен Татарстанның көнбатыш районнарында, шулай ук Казанда да урыны белән яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар.

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +20.+25, Казанда +23.+25 градус җылы булачак.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!