Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Татарстанда болытлы һава һәм салкынча булачак

 Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә урыны белән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен дә булырга мөмкин.
Шулай ук төнлә һәм көндез ТР территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан 16 м/с тизлектә җил булачак, Казанда – 15 м/с, көндез яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә Татартсан буенча температура 10-15 градус җылы, көндез – 15-20.
Казанда шулай ук яшенлы яңгыр көтелә. Төнлә температура 13-15 градус тәшкил итә, көндез – 15-18.
4 июль төнендә республикада болытлы һава, урын белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Температура 7 градус кына җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20