Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2015

Татарстанда Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты филиалы төзелә

Татарстанда Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты филиалы төзеләТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанда Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты генераль директоры Евгений Каблов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нафыйгин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бүгенге көндә ил авиация компонентлары җитештерү Россиянең җитештерү сәнәгате өчен җитди әһәмияткә ия. Ул ассызыклаганча, Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты хезмәткәрләре эшләнмәләренә илнең авиатөзелеш, машина төзелеше һәм оборона предприятиеләрендә ихтыяҗ зур.

Очрашу барышында республика территориясендә Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты филиалы төзү турында фикерләштеләр. Евгений Каблов сүзләренчә, әлеге проектны тормышка ашыру тикшеренү институтының Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлеген ныгытачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, мондый структурага респуликада ихтыяҗ зур булачак. Ул филиалны төзүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу азагында Татарстан Республикасында Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты филиалын оештыру буенча чаралар планы имзаланды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-җитештерү институты генераль директоры Евгений Каблов кул куйды.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20