Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Татарстанда Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла

Иртәгә - 30 июньдә, Татарстанда Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу хакта оештыручылар җиткерә.

Республика халкы консультацияне Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлегендә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә, район һәм шәһәрләр «Бердәм Россия» партиясе җәмәгать кабул итү бүлекләрендә, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә алырга мөмкин.
Гомумән, кабул итүләр көн дәвамында (Казанда — 9.00−17.00, район һәм шәһәрләрдә 8.00−16.00 сәгатьләрдә) республика буенча 56 пунктта узачак.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера