Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

Татарстанда быел 123 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир биреләчәк

Татарстанда быел 123 Бөек Ватан сугышы ветераны фатир белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 55 мең 188 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Абдреева искә алуынча, 2006 елдан башлап федераль казна хисабыннан Бөек Ватан сугышы ветернаннарын торак белән тәэмин итү чарасы гамәлгә ашырыла. Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле республикага федераль казнадан 19,7 миллиард сум акча күчкән. Торак шартларын яхшырту буенча исәпкә 19 мең сугыш ветераны бастырылган булган. «Бүгенге көндә 99,8 процент ветеранга субсидия алу мөмкинлеге турында хәбәр ителде, 98 процентына торак бирелде», — дип белдерде министр урынбасары.

Шулай ук ул 2015−2016 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары яшәгән 1136 торак урынга капиталь ремонт ясалганлыгы турында әйтте. «Бүгенге көндә ремонтка 7 муниципаль берәмлектән 36 кеше мохтаҗ», — диде Абдреева.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций