Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

Татарстанда чаңгыда узышларга 170 меңләп кеше чыгуы фаразлана

Татарстанда чаңгыда узышларга 170 меңләп кеше чыгуы фаразлана14 нче февральдә Россиянең 72 шәһәрендә “Лыжня Росии-2016” Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларына старт биреләчәк. Катнашучы шәһәрләр составына әлегә якынча 15 мең кешелек заявка белән Казан кергән. Бөтенроссия массакүләм чарасы кысаларында республикада, шулай ук, “Лыжня Татарстана-2016” чаңгы ярышлары узачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

Татарстанда чаңгы узышларына 170 меңләп кеше чыгуы көтелә. Хәзерге вакытта “Хезмәт резервлары” стадионының чаңгы базасында катнашучыларны теркәү буенча мандат комиссиясе эше бара. Ярышларда катнашырга җыенучыларга 15 мең традицион башлыклар әзерләнгән. Мандат комиссиясе эше 12 нче февральгә кадәр 12 дән 17 сәгатькә кадәр эшли.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, быел ярышларда үзгәрешләр көтелә. Төп старт – Залесный бистәсендә “Солнечный” лагере янында, анда Вахитов, Киров, Яңа Савин, Мәскәү районнарыннан чаңгы спорт төрен сөючеләр җыелачак. Совет районында яшәүчеләр Мирный бистәсендәге Каенлыктан кузгалачак. Идел буе районында яшәүчеләр бертуган Касыймовлар урамы буенча чаңгы трассасында узышачак.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе урынбасары мәйданчыкларга бүлүне шәһәр халкыннан мөрәҗәгатьләр килү белән аңлатты. Ярышларда күбрәк кеше катнаша алсын өчен, өч мәйданчык әзерләнгән. Казанда 20 меңнән артык кеше теләк белдерер дип фаразлана. Узган 2015 нче елда Казанда 21 меңнән артык кеше ярышларга чыккан.

Быел узышларда катнашучыларга ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге бирелә. Чаңгы трассасында ГТО комплексы нормаларын үтәү өчен хәзерге вакытта 180 яшүсмер теркәлгән. Республикада сынау рәвешендә бу беренче мәртәбә үткәреләчәк. Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, ГТО нормаларын биреп карау йөкләмәсе районнарга да юлланган. Кызларга 3, егетләргә 5 км араны узарга кирәк булачак.

Чаңгы узышларында, элеккегечә, берничә этап каралган: спортчылар, гаилә узышлары, VIP-узыш, район халкы, вуз һәм ссуз укучыларының массакүләм стартлары. “Барлык мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгышларыннан торган күңел ачу программасы оештырыла. Кайнар чәй, туклану нокталары булачак. Машина белән килүчеләр өчен парковка урыннары әзерләнә. Ярышлар күтәренке кәеф белән, оешкан төстә, югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Соңгы елларда бу спорт төренә кызыксыну көчәюе күңелгә хуш килә. Күпләр гаиләләре, дуслары белән килә. Матур спорт бәйрәмен оештыра алырбыз дип өметләнәм, һава торышлары да моның өчен шактый кулай”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Министрның беренче урынбасары әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 28 меңнән артык кеше чаңгы спорт төре белән шөгыльләнә. Республика буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә әлеге спорт төренә хирыс 6 меңләп, Казан буенча 600 бала исәпләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20