Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2017

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше яңача тәэмин ителә башлый

Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты «Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турындагы «Татарстан Республикасы Канунына үзгәрешләр кертү турында» канун проектын хуплаган һәм парламент президиумына Дәүләт Советының киләсе утырышыда көн тәртибенә кертергә тәкъдим иткән.

«Дәүләт органнарының бурыч һәм функцияләре күптөрле. Моны исәпкә алып, канун проекты тарафыннан дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш мәсьәләсенә комплекслы якын килүне кертергә тәкъдим ителә», — дип аңлатты парламент комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин. Бу өстәмә һөнәри белем бирү юлы белән башкарылачак. Канун проекты тарафыннан дәүләт хезмәтендә булучыларга өстәмә һөнәри белем алуның нормасы каралган. Проектта хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше белән бәйле чараларда катнашуын эшкә яллаучы билгеләве турында да әйтелә. Бу уңайдан дәүләт хезмәткәрләренең өч елга бер тапкыр өстәмә һөнәри белем алуын гамәлдән чыгару планлаштырыла.

Хәбибуллин белдерүенчә, канун проекты белән беррәттән дәүләт белем бирү сертификатлары нигезендә өстәмә профессиональ белем бирүнең яңа оештыру механизмын кертү карала.

Депутатлар — комитет әгъзалары әлеге канун проектын хуплаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Гашыйклар коненэ бэйрэм булэк ит КОС сила традиций