Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2015

Татарстанда дүрт укучы ике фәннән имтиханны 100әр баллга тапшырган

Ике фәннән Бердәм дәүләт имтиханын 100әр балга тапшыручылар – Бөгелмәнең 6 нчы номерлы мәктәбеннән Алексей Красников (информатика, физика), Сөмбел Сабирова (Казан, 167 нче мәктәп – рус теле, биология), Кирилл Муравьев (Казан, Лобачевский исемендәге лицей - рус теле, информатика), Илья Боровик (Чаллы, 76 нчы номерлы гимназия - информатика, физика).

Быел имтиханны 100 баллга тапшыручылар узган елга караганда кимегән – 122дән 105кә төшкән. Аеруча рус теленнән югары күрсәткечкә ирешүчеләр саны кимегән: узган ел 69 укучы 100 балл җыйса, быел андыйлар 57 генә. Химия (29 - 24), физика 910 - 9), география (4 -3), тарих (2 - 0) һәм чит телдән  (1 - 0) имтихан тапшыручылар арасында да 100 баллылар кимегән.  

Аның каравы, информатикадан беренче тапкыр 5 кеше югары күрсәткечкә ирешкән, биология (1 - 3) буенча да югары күрсәткечкә ирешүчеләр арткан. Әдәбият фәнен яхшы белүчеләр узган елгы кебек үк – 2 укучы.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20