Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

Татарстанда ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлый

Татарстанда ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлый 1 гыйнвардан Татарстанда ЕГАИС — этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә. Ул республиканың күпләп һәм берәмләп сату урыннарына кагыла. Татарстанда әлеге системага тоташтыру эшләре 20 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.

Бу хакта бүген  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлдеге система, беренче чиратта, легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәш алып бару максатыннан, гамәлгә ашырыла. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә әйләнештәге легаль булмаган алкоголь продукциясе 50-55 процент тәшкил иткән. Татарстанда бу сан − 16-20 процент.

“Без тикшерү эшләре һәрвакыт алып барабыз. Әмма IT-технологияләр заманы булуын исәпкә алсак, аны бу өлкәдә файдаланмау дөрес булмас иде. Шуңа да легаль булмаган алкоголь продукциясен тикшерү яңа система аша башкарылачак”, - диде Рөстәм Арсланов. Моңа кадәр бердәм автоматлаштырылган системадан җитештерүчеләр генә файдаланган, хәзер исә күпләп һәм берәмләп сатучылар да мәгълүматны анда урнаштырырга тиеш.

Әлеге системага алкоголь продукциясен кайдан китерелүе, ничек саклануы, сатылу хакында мәгълүмат кертелә. Җитештерүчедән алып, файдаланучы кулына кергәнче алкоголь продукцияне бер система аша тикшерү, файдаланучыга сыйфатлы алкоголь барып җитүне тәэмин итүне максат итеп куя. Легаль булмаган алкоголь продукциясе исә кассада сканер аша узмаячак.

Күпләп сатучылар өчен закон тулы көченә 1 гыйнвардан керсә, берәмләп сатучылар өчен бу процесс шәһәр җирлекләре өчен 2016 елның 1 июленнән, авыллар өчен 2017 елның 1 июленнән эшли башлаячак.

Сыра продукциясенә акцизлар булмау һәм аны агызып сату сәбәпле, сыра сатучылар һәм гомуми туклану урыныннары җитештерүдән алган мәгълүматны гына системада чагылдырырга тиеш була.

Рөстәм Арсланов сүзләренчә, Татарстанда алкоголь продукция сату белән шөгыльләнгән 8381 сәүдә урыны бар. Шуларның 2065 е әлеге системага үз мәгълүматларын урнаштырган. Бу тиешленең якынча − 25 проценты.

“Әлеге саннар зур түгел, әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә моңа әзерлек бөтенләй дә бармый. Алкоголь продукцияне сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең кайберләре бу система хакында ишеткәннәре дә юк икән”, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Республиканың Казан каласындагы сәүдә урыннарының 50 процентка якыны, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә алкоголь продукция сату кибетләренең 40 проценты диярлек бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тоташкан. Мөслим, Саба, Чирмешән районнарында әле бер генә кибет тә бу системага тоташтырылмаган булуы мәгълүм.

“Татспиртпром” ААҖнең 731 кибетенең 183 е бу системага тоташтырылган, тагын 146 сы тоташтыру белән шөгыльләнә. 1042 кибете булган Татарстан кулланучылар берлеге бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына бары 22 сәүдә урыны гына тоташтырган.

Киләсе атнада муниципаль берәмлекләрдә 748 сәүдә объекты бу системага тоташтырылачак.

Югарыда телгә алынган продукция берәмләп сатыла торган кибет әлеге системага тоташтырылсын өчен кибет хуҗасына якынча 42 мең сум акча кирәк булачак. Бу чыгымнар аның нинди компьютер файдалануына бәйле. Әгәр кибеттә компьютер бар икән инде, аңа системаны урнаштыру өчен бары 5 мең сум акча кирәк булачак. Шулай ук интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге дә шарт булып тора.

Интернет челтәре кертелмәгән һәм торак пунктта 3 меңнән азрак кеше яши икән, ул очракта бу системага тоташу мәҗбүри булмаячак.

Система урнаштырылмаган очракта, кибет хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла. Физик затларга 10-15 мең сум, юридик затларга 100-500 мең сум штраф салынырга мөмкин. Шулай ук алкоголь сатуга лицензиядән дә “колак кагу” ихтималы бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20