Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Татарстанда ел башыннан 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән

Татарстанда ел башыннан  300 мең кв. м. торак сафка кертелгән 2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган әлеге киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча торак төзү күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында 9 нчы урынны алды. Быел инде 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 24,8 мең кв. метрлы 459 фатирга исәпләнгән 24 йорт файдаланышка тапшырылды. Арендалы торак программасы буенча гомуми мәйданы 50,6 мең кв. метрлы 33 торак йорт төзү планлаштырылган.

"Республикада 120 Бөек Ватан сугышы ветераннына 18 йорт төзү эше дәвам ителә. Әзерлеге югары дәрәҗәдә - 9 объект, уртача - 8, түбән дәрәҗәдә - 1 йорт, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. - Моннан тыш, быел 311 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган".

2016 елга "Жилище" федераль максатчан программа буенча торак алуга 312 гаилә кертелгән.

Күп фатирлы инвестицияле тораклар программасы буенча 99 йортны гамәлгә кертү планлаштырыла, алардан 9ы төзелеп беткән. Калганнары, министр сүзләренчә, төзелеп бара.

Республикада өлешкә кереп төзүне контрольда тоту дәвам ителә, дип ышандыра Төзелеш министрлыгы башлыгы. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, республикада 695 фатирлы проблемалы 4 йорт сафка кертелде, анда өлешкә кереп 661 сатып алучы фатир алды. "Бу атнада "Солнечный город" ТКда йорт гамәлгә кертелде (төзүчесе "Фон" КТ), бу көннәрдә Чаллыда 58/2 адресы буенча торак йортта эшләр тәмамлануын көтәбез - анда өлешкә кереп 360 алучы фатирлы була", - диде Ирек Фәйзуллин.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне контрольда тотарга кушты. Аның сүзләренчә, бу эштә хокук саклау органнары яхшы ярдәм итә. Шулай ук Татарстан Президенты өлешләп фатир сатып алучыларның инициатив төркеме белән очрашу оештыруны йөкләде. "Әлбәттә, бу очрашулар җиңел түгел, ләкин күпмедер нәтиҗәләр бар, һәм без аларны сезгә җиткерә алабыз. Бер йорт сафка кертелгән, башкалары буенча хәл итү ысуллары бар, хәзер "Фон" банк белән килешүгә бара. Бу көннәрдә очрашу үткәрергән кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Авыл клублары" программасы буенча субподряд оешмалары эше башланды, дип дәвам итте Ирек Фәйзуллин. "Бүгенгә әзерлек эшләре 11 объектта бара, 12сендә дивар салалар, 2сендә түбә каплыйлар, 11ендә нигез салына", - дип барлады ул.

Сәламәтлек саклауда төзелеш өлкәсендә бүгенге көнгә модульле 24 фельдшерлык-акушерлык пунктының нигезе салынган, 16сында инженерия эшләре башкарылган, 1 модуль Әлки районында тапшырылды (Карамалы авылы).

Чыгышын тәмамлап, министр белдергәнчә, быел "Парклар һәм скверлар" программасында 45 муниципаль берәмлек катнаша. Ул башлыкларны якын арада, эшләрне тизрәк башлау өчен, бөтен кирәкле мәгълүматны бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов исә кисәтеп: документларны тапшыру вакытын озайтсалар, кайбер районнарга программада катнашу рөхсәте бирелмәячәк. "Атна дәвамында материаллар булмаса, димәк, без акчаларны экономиялибез. Бездә артык акча юк", - дип таләп итте ТР Президенты.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20