Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2016

Татарстанда ел башыннан 390 мең кв метрга якын торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда ел башыннан 390 мең кв метрга якын торак файдалануга тапшырылган Татарстанда ел башыннан 389,9 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, 2015 елның шул чорына карата 122,6 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта 90 мең кв м соңгы 2 атнада тапшырылган.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика күләмендәге киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аны республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Министр сүзләренчә, 2016 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 119 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 1 млн 766 мең сумлык 34 карар чыгарылган. Социаль ипотека программасы буенча 756 фатирлы 36 йорт тапшырылган. Арендалы торак өчен 32 йорт сафка бастыру планлаштырылган.

Тармак министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада 120 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 18 йорт төзү эшләре дәвам итә. Шулай ук 311 ятим бала һәм 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 38 гаиләне торак белән тәэмин итү ниятләнә.

Республикада аз катлы йортлар төзү буенча 9 мең йортның 1 мең 268е файдалануга тапшырылган.

Участок полицейскийлары өчен 18 административ-торак комплексының 7сендә төзелеш-монтаж эшләре башланган.

Өлешкә кереп торак төзү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин Кызыл Кокшай һәм Баруди урамнары чатындагы 276 фатирлы һәм Бехтерев һәм З.Космодемьянская урамнары чатындагы 146 фатирлы йортларның әзерлеге югары булуны билгеләп үтте. Объектларда эшләр тәмамланган, хәзер ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге кисәтүләрен бетерү бара.

"Авыл клублары" программасы буенча 45 объектның 49ында эшләр оештырылган.

Министр республика районнарында яңа участок ветеринария пунктлары һәм ФАПлар төзү барышы турында да сөйләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә төзелә торган объектларны файдалануга тапшыру вакытын билгеләүне йөкләде. Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлауга да аерым игътибар бирергә чакырды: барлык эшләр 15 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Әлеге датага йортларның ишегалды территорияләрендәге юл эшләренең дә шактый күләмен тәмамлау зарур.

Киңәшмәдә ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да чыгыш ясады.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20