Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Татарстанда ел башыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша 2,6 миллион түләү башкарылган

2017 ел башыннан Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталы аша 2,6 миллионнан артык түләү башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү, мәктәпкәчә белем бирү өчен акча күчерү һәм штрафларны каплау иң популяр түләү төрләреннән санала икән. Мисал өчен, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен республика халкы 1,2 миллионнан артык, ә балалар бакчасына 350 мең мәртәбә электрон дәүләт хезмәте порталы ярдәмендә акча күчергән.

Сүз уңаеннан, апрельдән газ белән тәэмин итү өчен түләгәнгә дә комиссия тотып калынмый башлады.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20