Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Татарстанда ел башыннан сулыкларда 4 кеше үлгән

Татарстанда ел башыннан сулыкларда тугыз һәлакәт теркәлгән, 4 кеше үлгән. Узган ел шушы вакытта бу сан 11гә җиткән булган, үлүчеләр арасында бала да булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

Сулыкларда булган тугыз һәлакәтнең дүртесендә кешеләр көймәдә булган, икесе һәлак булган, дүртесен эзләү дәвам итә.

«17 апрельдә Чулман елгасында Тукай районының Бәтке авылы турысында үзләре ясаган көймәгә утырган аек булмаган хәлдәге 5 кешенең 3се коткарылган, 2сен эзләү эшләре дәвам итә», — дип җиткерде Юрий Венедиктов.

27 апрельдә Чулманда кабартылган көймә һәм аның янында ир-ат мәете табылган.

Алабуга районында Луговая бистәсе янындагы күлдә коткаручылар ир-ат мәетен 28 апрельдә табып алганнар. Көймә каплангач, андагыларның берсе генә ярга йөзеп чыга алган.

Ике балыкчыны эзләү 9 апрельдә Яшел Үзән районында Идел елгасында башланган. Әлегә нәтиҗәләр юк.

«Бүгенге көндә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләрендә исәптә 37 206 кече судно тора. Иң мөһиме — алар кирәк әйберләр белән комплектланган булырга тиеш, бу кешене коткарганда бик мөһим. Балыкчылар үзләре дә бигрәк тә яздан җәйгә чыкканда коткару жилетлары кисеннәр иде, су температурасы бу вакытта 4−5 градус җылылыктан артмый, кеше суда ярты сәгать эчендә туңа. Үлгән кешеләрнең берсендә дә жилет күргәнебез юк» , — дип билгеләп үтте Юрий Венедиктов.

Шулай ук Татарстанның Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш инспекторы кече судноларны кеше күп ял итә торган урыннарда куллануда (беренче чиратта гидроциклларга) һәм тиеш булмаган чараларда, мәсәлән, коммерция максатларында кеше ташу, аерым контроль тоту булачак, дип җиткерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера