Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2016

Татарстанда “елга” туристларының 20 процентка артуы көтелә

Татарстанда бу сезонда “елга” туристларының 20 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанда зур круиз бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә белдерелде.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ассызыклаганча, чит илләр юнәлешләре чикләнү һәм россияләлеләрне Кара диңгезгә күпләп баруы белән бәйле рәвештә, эчке туризм үсеше, шул исәптә елга круизлары популярлыгы артуы көтелә.
«Инфофлот» КК төбәк җитәкчесе Оксана Орехова белдергәнчә, Татарстан буенча төрле 50-70 круиз маршрутлары броньланган. Аның сүзләренчә, ике урынлы каютада 7 көнлек тур уртача 12-13 мең сум торачак.
“Волжские путешествия” ТК директоры урынбасары Наталья Ксенофонтова, быел Мәскәү, Тверь, Әстерхан, Петербургка дәвамлы круизларга (7-14 көн) ихтыяҗ арткан, диде. Ике башкалада яшәүчеләр башта Казанга килергә, ә аннары елга круизына баруны өстен күрәләр.
Үз чиратында Сергей Иванов белдергәнчә, Болгарга навигация ачылган. “Казан-Болгар-Казан” кебек аерым маршрутлар белән бергә башка маршрутлар да каралган. Шулай ук , аның сүзләренчә, Чистай, Алабуга һәм Тәтешкә круиз агымының җитди үсеше көтелә. Биредә туроператорлар кызыклы программалар әзерләгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20