Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Татарстанда эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелә

16 мартта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелә, дип хәбәр итә ведомство.

Идарә башкала эшмәкәрләрен 14.00дән 16.00гә кадәр Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30нчы йорт адресы буенча көтә. Ә Татарстанның башка районнарында яшәүче малтабарлар ведомствоның территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Идарәнең территориаль бүлекләренең адреслары, беркетелгән территорияләрдәге эш урыннарын да кертеп, ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгән. Алдан язылу таләп ителми.

Бердәм ачык ишекләр көненен максаты - эшмәкәрләргә һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Март аенда эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне ике тапкыр үткәрелә.  26 мартта идарә бизнес-бергәлек вәкилләрен сәгать көндезге 10нан кичке 4кә кадәр Бөтенроссия чаралары кысаларында көтеп калалар.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20