Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2017

Татарстанда эссе һава торышы саклана

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 22 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшемнәр көтелми.

Республикада көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы - +11.+16, көндез максималь температура — +25.+30 градус булачак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә - +14.+16, көндез +27.+29 градус җылы була, дип фаразлый синоптиклар.

Татарстанда 23 августта — +27.+32, 24 августта +28.+33 градус җылы булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
0 0
Болгар радиосы хитлары Мотогонки Электрон КОС Лушников