Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары кимегән

29 февральдән 6 мартка кадәр Татарстан Республикасында 14660 ОРВИ белән авыру очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 38,05не тәшкил иткән. Республикада “дуңгыз гриппы” белән авыру буенча 49 очрак теркәлгән. Казанда 6914 ОРВИ белән авыру очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 57,4не тәшкил иткән, бу исә, узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, авыру очраклары 21,4%ка кимегән дигән сүз. Авыру дәрәҗәсе халык арасында эпидемик чиктән 10,8%ка түбәнрәк.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына таянып, Казан мэриясе матбугат хезмәте, алдагы атна белән чагыштырганда, Татарстанда авыру очраклары 18,5%ка кимегән, аның дәрәҗәсе эпидемик чиктән 39,7%ка кимрәк, дип тәгаенли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20