Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2015

Татарстанда гыйнвар аенда 251,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь төзекләндерү, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру халыкны эшле итә һәм кризиска каршы реаль чаралар булып тора.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турындаТатарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада бер ай эчендә 251,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 10,5 проценты), шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 193 фатирлы 9,5 мең кв метр гомуми мәйданлы 15 йорт.

Аренда торагын төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71,4 мең кв метр булган 21 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә Алабуга шәһәрендә гомуми мәйданы 7,6 мең кв метрлы 1 йорт тапшырылган.

Шулай ук Татарстанда  Бөек Ватан сугышы ветеранының 66сы өчен 11 йорт төзү дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүгенгә 18 мең кеше өлешкә кереп торак төзү турында килешү төзегән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге күрсәткечләрне шәрехләп, төзелеш алып баручыларның төзелешне тәмамлау мөмкинлекләрен тикшерергә кушты.

Юллар салу программасын гамәлгә ашыру турындагы хисап белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика агросәнәгать комплекслары чәчүлек орлыклары сатып ала.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген каралган программалар республикадагы социаль-икътисадый хәлне тотрыкландырырга ярдәм итә. «Торак төзелеше дә, юлларны ремонтлау да һәм авыл хуҗалыгы да кешеләрне эш белән тәэмин итә. Бу – кризиска каршы реаль чаралар», - диде Р.Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20