Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

Татарстанда хезмәт хакы кимү күзәтелми - ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры

Татарстанда хезмәт хакы кимү күзәтелми - ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Республикада хезмәт хакы кимү күзәтелми. Бүген бу хакта "Тема дня" программасында "Татар-информ" агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинскийга ТР ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Спикер билгеләп узганча, хезмәт хакы буенча бурыч 2015 елның 1 гыйнварына булган 47,8 млн сумнан 2016 елның 1 гыйнварына 28,6 млн сумга кадәр төшкән, ә хәзер ул 19 млн 600 мең сум тәшкил итә.

"Дәүләт моның белән килешми. Бу бер кешегә эш хакын тоткарлау гына түгел, аның бөтен гаиләсе зыян күрә, без муниципалитетлар, контроль-күзәтү органнары, прокуратура белән эшлибез. Бүгенге көндә бурычның иң күбе эшкәртүче сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Буа, Чистай, Кайбыч районнары проблемалы санала, әмма ничек кенә булмасын, проблема хәл ителә", - дип билгеләп үтте министр.

Э.Зарипова сүзләренчә, республикада эш хаклары кимү күзәтелми, әмма кайбер предприятиеләрдә премияләр кыскартылган. Еш кына эш бирүчеләр реаль нәтиҗә күрсәткән хезмәткәрләрне премия белән бүләкли. Элек премия бөтен структур бүлекчәгә бирелсә, бүген әлеге мәсьәлә индивидуаль хәл ителә. Эш бирүчегә хезмәткәрне саклап калу мөһим, шуңа да ул аңа премия биреп, эшкә дәртләндерә. Кайсыбер предприятиеләрдә социаль пакет киметелә, компания түләүләрдән баш тарта.

Икътисадның тотрыксыз чорында "соры" хезмәт базары үзен ничек тота дигән сорауга, спикер аның үсеше күзәтелми, дип җавап бирде.

Кешеләр "соры" хезмәт базары проблемалары турында кайнар линия буенча һәм министрлык сайтына хәбәр итә. Нигездә финанс-хуҗалык авырлыклары белән очрашуларына яки эш бирүчеләргә зарланалар. "Соры" хезмәт базарын легальләштерү буенча үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә Пенсия фондына өстәмә 260 млн сумга якын акча алынган, физик затларның өстәмә табышына салым җыю 20 процентка арткан.

Социаль тармак турында сөйләгәндә, спикер аны 11 мең кеше тәшкил иткәнне билгеләп үтте. Уртача хезмәт хакы 18 мең 600 сум тәшкил итә.

Министр мәшгульлек үзәкләренең яңа эш алымнарына күчүен искәртте. Әйтик, гыйнвар аенда Казанда "Мәшгульлек экспресс-хезмәте" акциясе узган. Шәһәрнең җир өсте һәм җир асты электр транспортында мәшгульлек үзәкләре, кадрлар агентлыклары вәкилләре һәм волонтерлар - барлыгы 100ләп кеше эшләгән. Шул рәвешле, трамвай, троллейбус һәм метрополитен пассажирлары шәһәрдә булган вакансияләр турында мәгълүмат алган һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутырган.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20