Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2017

Татарстанда иң мул уңыш Нурлат районы кырларыннан җыеп алына

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 11 август көненә республикада 117,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 7,9 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 444,1 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 37,9 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Нурлат районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 56,3 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча икенче-өченче урында Зәй (51,2 центнер) һәм Сарман (51,1 центнер) районнары бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20