Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2015

Татарстанда “Җиңү волонтерлары” эшли

Татарстанда “Җиңү волонтерлары” эшли

Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, волонтерлар корпусы тупланды. Аларга хәтта махсус исем дә бирелде. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70-еллыгы волонтерлар корпусы” дип атадылар аларны.


Татарстанның волонтерлар корпусы шактый эш башкарды: бәйрәм чараларын, махсус акцияләрне оештыруда катнашты. 3 ноябрь көнне Мәскәүдә Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда иң активлар волонтерларны бүләкләделәр. Татарстан волонтерлар корпусының төбәк координаторы, республиканың Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге директоры Анна Синеглазова да Россия Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны Россиянең спорт министры Виталий Мутко һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов тапшырды.

Әле шушы көннәрдә генә Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70-еллыгы волонтерлар корпусы яңа статуска ия булды. Корпус эшчәнлегендә катнашкан ирекле булышучылар үз юнәлешләрен “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтендә дәвам итәчәк.

- Узып баручы ел дәвамында ирекле хәрәкәт катнашучылары саллы нәтиҗәләргә иреште. Аларны саклап калу, патриотик юнәлештәге ирекле булышучылар хәрәкәтен үстерү максатыннан “Җиңү волонтерлары” дигән Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтен тудыру карары чыкты. Әлеге инициатива Россия Президенты тарафыннан хупланды, – дип аңлатма бирде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның “Роспатриотцентр” директоры урынбасары,  Җиңүнең 70-еллыгына волонтерлар корпусының федераль координаторы Сергей Першин.

Татарстанда – 2500 Җиңү волонтеры бар

Яңа хәрәкәтнең исеме башка булса да, аның җисеме шул ук кала. Җиңү волонтерлары үз эшен Волонтерлар корпусы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча дәвам итәчәк. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары сөйләгән вакыйгаларның бердәм видеоархивын булдыру, “Бердәм эшләр башкару көннәрендә”ге бөтенроссия акцияләрен уздыру бар. Исегезгә төшереп узабыз: волонтерлар корпусына 146 меңнән артык кеше кушылды, әлеге корпусның бүлекләре Россиянең барлык 85 субъектында да булдырылды.

Бу төбәкләр арасында Татарстан да читтә калмады, әлбәттә. Безнең республикада Җиңүнең 70-еллыгы волонтерлар корпусында 2500гә якын яшьләр бар. Анна Синеглазова белдерүенчә, волонтерлар корпусы чаралары Татарстанда әле һаман да дәвам итә. Мәсәлән, 2-4 ноябрь көннәрендә 15-20 яшьлек 150 яшүсмер катнашында көзге белем бирү слеты уздырылган. Хәзерге вакытта Татарстан волонтерлар корпусының төп максаты – волонтерлар яшәгән муниципаль берәмлекләрдәге һәйкәлләрне мәңгеләштерү.

- Без аларга зур эшкә кушылырга тәкъдим итәбез. Россиядә эзтабарлар хәрәкәтенең бердәм базасы булдырылган. Татарстанның бик кечкенә авылларында урнашкан һәйкәлләрне махсус картага төшерергә җыенабыз. Шулай ук без Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның туганнарына ярдәм итәбез. Яшьләр бер-берсе белән аралашып, нинди эш башкарып булу турында фикер алыша. Волонтерлар корпусының махсус даталары да бар. 3 декабрьдә – Билгесез солдат көне, 9 декабрьдә Ватан геройлары көнен уздырачакбыз. Беренчесендә без һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз, ә 9 декабрьдә Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган махсус квест үткәрергә ниятлибез, – дип сөйләде “Intertat.ru” хәбәрчесенә Анна Синеглазова.

Әлеге Бөтенроссия проектының исеме алмашуы Татарстанга да кагылмыйча калмый. Республикабыздагы Җиңүнең 70-еллыгына волонтерлар корпусы проектының исеме “Җиңү волонтерлары”на үзгәрә.

Волонтерларга бәйле яңа законга каршы килүчеләр дә бар

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Хөкүмәткә яңа закон тәкъдим итәргә җыена. Әлеге документ социаль учреждениеләрдәге волонтерлар эшчәнлегенә кагыла.

Министрлык тарафыннан эшләнелгән бу закон проекты социаль учреждениеләргә булыша торган волонтерлар эшчәнлеген тәртипкә сала. Хәтта югары уку йортларына кергәндә дә билгеле бер өстенлекләр тудырылырга мөмкин, дип белдергән Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко. Ел дәвамында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 105 сәгатьтән артык эшләгән волонтерлар социаль профиль белгечлегенә укырга кергәндә берникадәр ташламаларга да ия булуы ихтимал.

Шушы закон проекты кабул ителгән очракта социаль хезмәт күрсәтү турындагы төп законга үзгәрешләр керәчәк. Аерым алганда, әлеге документ  “ирекле булышучы” төшенчәсен ачыклый, волонтерларга социаль учреждениеләргә керү мәсьәләсен көйли. “Социаль хезмәт күрсәтүгә волонтерларны җәлеп итү олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, ветераннарга турыдан-туры булышырга ярдәм итәчәк”, – дип белдергән министр урынбасары ТАСС агентлыгына.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: инде ничә еллар дәвамында белгечләр ирекле булышучылар (волонтерлар) турында аерым федераль закон кабул итү кирәклеге турында фикер алыша. Ләкин волонтерлар белән эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның күпчелегендә мондый документлар ризасызлык уята. Һәм нәкъ менә шушы оешмалар инде берничә тапкыр әлеге законны кабул иттертмичә калдырды.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20