Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Татарстанда имән белән юкәне бергә үстерә башладылар

Татарстанга Дрезден техник университеты галимнәре килде.

Бүгенге көндә Татарстанда ике фәнни-тикшеренү проекты – «ТРда LesPlan урман плантацияләрен булдыру һәм куллану» һәм «OMSK вак яфраклы юкә һәм сабаклы имәнне оптимизацияләү» тормышка ашырыла. Проектта ТР Урман хуҗалыгы Министрлыгы, Саба урман хуҗалыгы һәм Кайбыч урманчылыгы катнаша.

Беренче проектта тиз үсүче һәм яңадан “сәнәгать” плантацияләренә әйләнәчәк усак, каен, тупылның төрле төрләре һәм яфраклы агачлар утырту каралган. Проектның максаты - деградацияләнгән һәм су, җил эрозиясенә дучар булган җирләрдә әлеге агачларны утыртып, урман күләмен арттыру. Проект 2015 елда башланган. 2016 елны язын немец галимнәре Татарстанга килеп, Саба урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә өч мәйданда 7 мең данә үсенте утыртылган.

“OMSK вак яфраклы юкә һәм сабаклы имәнне оптимизацияләү” проекты кысаларында Кайбыч һәм Тәтеш районнары имәнлекләре тикшерелгән.

2016 елның маенда Дрезден техник университеты белгечләре, шулай ук ВНИИЛМ (ТатЛОС) һәм Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Нельдер буенча беренче үсентеләр утыртылган.

Журналистларга Дрезден техник университеты урманчылыгы кафедрасы җитәкчесе Свен Вагнер Кайбыч районында имән һәм юкә үсентеләренең 90 процент уңай нәтиҗә бирүен әйтеп узды. Бары тик 10 проценты гына яңадан утыртылган.

«Проект Татарстан тәкъдим белән башланып китте, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин Дрезден университетында бөтен Россия буйлап, шулай ук Татарстанда да имәнлекләрнең авыр хәлдә булуын сөйләп, бездән ярдәм сорады. Әлеге утыртылганнары эксперимент булып тора. Алар үсешенә карап күпме имән һәм юкә утыртырга кирәклеге хәл ителәчәк», – дип билгеләп үтте Свен Вагнер.

Дрезден техник университеты кафедрасы фәнни хезмәткәре Анастасия Валльвех имәннәр проблемасын корылык, каты салкыннар, зыян салучы бөҗәкләр һ.б. тәэсире белән аңлата. Тырышканда имәнлекләрне торгызып була, диде ул. Проектны ике як та финанслый, шулай да чыгымнарның күп өлешен Татарстан күтәрә.

«Кайбыч урман хуҗалыгы» җитәкчесе Илгиз Хаббазов «Россия имәнлекләре» проекты турында сөйләде. «Без бу программаны тормышка ашырып, сәламәт имәннәрдән орлык алып, бөтен Татарстан һәм Идел буен имәнле итәргә тиешбез. Проблема шунда, имән һәр елны орлык бирми, шуңа да орлыклар саклау өчен аерым шартлар кирәк. Проект 500 млн сум тора. Яртысы - Татарстаннан, икенче яртысы федераль бюджеттан түләнгән очракта без аны күтәрә алабыз. Җир өч ел элек бирелде, документлар рәсмиләштерелгән», – дип билгеләп үтте Илгиз Хаффазов.

«Германиядә урманнар яхшы, анда агачлыкларны коридор итеп кисәләр дә, имән утырталар. Шулай итеп, алманнар киләчәкне алдан кайгырта. Климат бит җылына бара, ә андый вакытта иң әйбәт токымлы агач имән. Имәннең яхшы орлыклары кирәк. Алманнар бернәрсәне дә болай гына эшләми. Аларны Татарстан белән уртак проект кызыксындырды», – дип аңлатты Илгиз Хаффазов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20