Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

Татарстанда йолып алынган легаль булмаган алкоголь продукциянең күп өлеше чит төбәкләрдән кертелгән

Татарстанда йолып алынган легаль булмаган алкоголь продукциянең күп өлеше чит төбәкләрдән кертелгәнТР буенча ЭЭМның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсенең ТР буенча бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, узып барган елның 11 аенда министрлык вәкилләре тарафыннан Татарстанда алкоголь сату белән шөгыльләнгән 4,8 меңнән артык объект тикшерелгән. Шуның нәтиҗәсендә, 350 мең литрдан артык легаль булмаган продукция йолып алынган, шул исәптән 42 мең литрдан артыгы − Казакъстан территориясеннән кертелгән продукция.

Ринат Акчурин сүзләренчә, йолып алынган продукциянең шактые Татарстанга чит төбәкләрдән кертелә. 11 ай эчендә генә дә 3 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, 124 җинаять ачылган. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре тарафыннан ялган спиртлы эчемлекләр республикага алып килеп тараыла торган 9 канал ачыкланган, легаль булмаган шундый продукция җитештергән 10 ялган цехның эше туктатылган.

Мисал буларак бүлек җитәкчесе Киров өлкәсендә ачыкланган яшерен цехны атады һәм аннан барлыгы 21 мең литрга якын ялган алкоголь йолып алынуы хакында хәбәр итте.

Алкоголь продукцияне тутыру өчен шешәләр, әлеге шешә капкачлары, тутырырга әзерләнеп куелган легаль булмаган спиртлы эчемлекләр, 1,5 мең составында спирт булган литр чамасы сыеклык һәм ялган алкоголь җитештерүдә файдаланыла торган башка кирәк-яраклар булган шундый цех күптән түгел Казанда да ачыкланган.

“Контрафакт продукцияләр тикшерү эшләре барышында без “Татспиртпром” ААҖ тарафыннан җитештерелгән алкоголь продукциягә охшатып эшләнелгән спиртлы эчемлекләргә игътибар итәбез. Быел Казан шәһәрендә һәм Болгар каласында шундый ялган продукция җитештерүне җайга салган зат ачыкланды. Ул Ульяновск өлкәсеннән ялган алкоголь кертү һәм “Татспиртпром” оешмасы җитештергән продукциягә охшытып ясаган спиртлы эчемлекләр сатуны гамәлгә кую белән шөгыльләнгән”, - диде ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган һәм составында спирт булган 1,6 мең литр сыеклык йолып алынган.

Йолып алынган легаль булмаган алкоголь продукциясе, узган елның 11 ае белән чагыштырганда, 249 процентка арткан. Кагыйдә бозулар 7 процентка, җинаятьләр саны 5 процентка артуы күзәтелә.

Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, ЭЭМда 260 мең литр йолып алынган ялган алкоголь продукция саклана. Шуларның 53 мең литры юк ителүгә юнәлдерелгән, шул кадәр үк ялган алкоголь инде юк ителгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20