Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.10.2015

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимегән

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимегән Ел башыннан Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка азайган. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары программасы башлангыч нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.

Министр сүзләренчә, Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы чараларын тормышка ашыру Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары арасында мәгълүмат белән тәэмин итүдән башланган. Әйтик, "ТР халкының гомер озынлыгын арттыру. Гипертоник авырулар" дигән махсус белешмәлек бастырылган, аны ТР Хөкүмәтенең барлык әгъзалары һәм муниципаль берәмлек башлыклары алган. Мәгълүмати материаллар ТР министрлык һәм ведомстволарның сайтында да урнаштырылган.

Аннары бөтен республика буенча предприятие хезмәткәрләре алдында лекцияләр үткәрелгән. Гадел Вафин шәхсән үзе берничә лекция укыган, аларда 2 меңгә якын кеше катнашкан. Әлеге лекцияләрне 32 меңнән артык кеше тыңлаган һәм 23,4 мең данә мәгълүмати әдәбият таратылган.

Татарстанда Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында медицина учреждениеләрендә 48 һәм төрле предприятиеләрдә 13 үзконтроль посты оештырылган. Гадел Вафин сүзләренчә, бу юнәлештә эшләр дәвам иттереләчәк һәм арттырылачак.

Ел башыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бюджет ике тапкыр арттырылган. Аларның күп өлеше телевидение һәм сайтлар өчен профессиональ видеороликлар эшләүгә, шулай ук хастаханә, сырхауханә һәм башка учреждениеләрдә тарату өчен "Кан басымын контрольләү көндәлеге"н булдыруга тотылган. Моннан тыш, аталган вакыт аралыгында ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт советы хезмәткәрләренең кан тамырлары торышы диагностикаланган һәм аның биологик яшькә туры килүе тикшерелгән. Барлыгы 1,9 мең кеше тикшерелгән, аларның өчтән бере өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Кан тамырларын диагностикалау өчен заманча приборлар үзләштерелә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәтнең 8 беренче звено учреждениеләре шундый приборлар белән тәэмин ителгән.  

Республиканың баш табибы белдерүенчә, социаль маркетинг буенча чаралар да әһәмиятле роль уйный. Беренче чиратта, сүз ММЧда, җәмәгать транспортында, биналарда, интернетта һәм социаль челтәрләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм йөрәк һәм кан тамырлары системасын тикшерү зарурыгын пропагандалау турында бара.

Республикада инсультлы авыруларны дәвалау өчен 17 кан тамыры үзәге оештырылган, аларга 3 млн-нан артык кеше, ягъни республиканың барлык өлкән кешеләре беркетелгән. Сүз уңаенда, агымдагы елның 9 аенда кан тамырлары үзәкләрендә инсульттан үлүчеләр саны 10 процент тәшкил  иткән (узган елда - 10,7 процент). "Гыйнвардан августка кадәр кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимү күзәтелә. Бәлки бу күрсәткеч бик кечкенә диярсез. Әмма Идел буе федераль округында бездә иң түбән үлем дәрәҗәсе", - дип белдерде Гадел Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда югары технологияле медицина ярдәмен үзләштергәннән, кан тамырлары үзәкләрен төзү буечна оештыру чараларыннан  соң "безнең төп резервлар нәкъ менә халыкка мәгълүмат бирү яссылыгында". Ягъни Йөрәк һәм кан тамырлары елы кысаларында мәгълүмати эш дәвам иттереләчәк. "Безнең эш, әлбәттә, профилактик медицина өстенлекләре ягына үзгәрәчәк. Без үзебездә булган мәгълүмат, белемнәр белән һәр йорт, һәр гаиләгә керергә тиешбез. Бүгенге заман кешесе тиз үзгәрүчән дөньяда сәламәтлекне ничек саклау турында белергә тиеш", - дип йомгаклады сүзен Г.Вафин.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20