Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2016

Татарстанда кайсы һөнәр ияләренә ихтыяҗ булуы ачыкланды

Татарстанның эре предприятиеләре эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ кичерүен "РБК-Татарстан" ачыклаган. 

 "КАМАЗ" заводы аена 200-500 кешене эшкә алырга әзер. Заводта механик җыю эшләре слесаре, станоклар көйләүче һәм программа идарәсе манипуляторлары, автомобиль электротехникасы программисты, слесарь-ремонтчы һөнәрләренә ихтыяҗ бар. Бу хезмәткәрләргә хезмәт хакы 20 меңнән башлана. Югары разрядлы эшченең хезмәт хакы 50-60 мең дә булырга мөмкин. 

Кирәкле белгечләргә торак белән дә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Автогигантның үз тулай торагы бар. Яшь гаиләләргә ипотека өчен компенсация түләнә. 

"Түбән Кама нефтехим" компаниясендә аппаратчы, насос һәм компрессор корылмалары машинистлары, слесарь-ремонтчылар кирәк. Оешма 300 кешене эшкә урнаштырырга әзер.

Хәзер оешмада аппаратчы булып 3 мең кеше эшли. Аеруча рационализаторлар яхшы бәяләнә, аларның уртача хезмәт хакы - 44 мең сум. "Нижнекамскнефтехим" хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә дә зур игътибар бирә.

"Казаньоргсинтез" предприятиесендә эретеп ябыштыручы, ремонт буенча слесарь, токарь вакансияләре буш.

Хезмәт хакы 20 меңнән башлана һәм 37 меңгә кадәр җитә, яхшы белгечләрнең күбрәк акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Социаль ярдәм дә каралган - хәрби хезмәттән шушы ук оешмага кире кайтып эшли алучылар 40 мең сум күләмендә ярдәм ала, шулай ук баласы туган яки өйләнгән, кияүгә чыккан хезмәткәрләргә дә материаль ярдәм бирелә. Соңгы өч елда 1600 завод эшчесе социаль ипотека буенча фатир алган.

Россиянең иң эре энергетика компанияләренең берсе - "Генерирующая компания"дә машинистлар, слесарьлар, электромонтер, аппаратчылар җитми.

Уртача хезмәт хакы - 32 мең. Оешмада барлыгы 3 мең кеше эшли. 

Казан мотор төзү берләшмәсендә көрәк шомартучы, станоклар операторы, станоклар көйләүче, слесарь-ремонтчы, токарьлар кирәк. 

Беренче чиратта югары разрядлы белгечләр кирәк, аларның хезмәт хакы 25 меңнән 35 меңгә кадәр. Оешмада бушлау дәвалау һәм ашату каралган. Баласы туган, өйләнгән-кияүгә чыкккан, армиядә булган хезмәткәрләргә материаль ярдәм каралган. Шулай ук фатир сатып алучыларга да акчалата ярдәм күрсәтелә. 

"Алабуга" махсус икътисади зонасында эшләүче Ford Sollers ка төягеч йөртүче, станокларны һәм роботларны көйләүчеләр кирәк. 

Хезмәт хакы 20 меңнән 35 меңгә кадәр. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20