Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2016

Татарстанда кар ява, бозлавык һәм көчле җил

Татарстанда кар ява, бозлавык һәм көчле җилТатарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә республиканың күпчелек районнарында 26-31 градус салкын булса, иртәнгә температура кинәт күтәреләчәк. Иртән һәм көндез кар күп явачак, урыны белән бозлавык, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 17-22 м/с тизлектә көчле җил, юлларда - кар көртләре. Кайбер районнарда томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да әзрәк булырга мөмкин.

Татарстанның күпчелек районнарында төнлә температура 26 градустан түбән төшмәячәк, көндез - 4-12 градус салкын.
Казанда төнлә 24 градус салкын булса, иртән 12 градуска кадәр, көндез - 4-6 градус.
14 гыйнвар төнендә республикада болытлы һава, күпчелек районнарда юеш кар явачак, буран да чыгуы ихтимал. Кайбер районнарда юлларда – бозлавык. Көньяктан 6—11м/с тизлектә, төнлә һәм иртән 19 м/с тизлектә җил. Температура 9 градус салкын тәшкил итәчәк, ә көнчыгыш районнарда – 12 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20