Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2015

Татарстанда "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды

Татарстанда "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында  "Каравон-2015" Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар булды.

Бәйрәм мәйданчыгына кергән вакытта кунакларын милли киемнәр кигән кызлар чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алды. Аннары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация фестивальдә катнашучылар белән бергә халык һөнәрчелеге аллеясы буйлап узды, анда осталар үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте.

Республика лидеры катнашучыларны сәламләде һәм рус халык җырлары белән бергә сугыш еллары җырларын да башкарган һәр коллективка рәхмәт белдерде. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы янында фестивальдә катнашучылар Рөстәм Миңнехановны әйлән-бәйләнгә бөтереп алды, аннары республика лидеры Каравон тарихы музеен карады.

Алга таба төп сәхнәдә бәйрәм тантаналы рәвештә ачылды. Сәхнәгә ТРның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев күтәрелде. Ул җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм быел Каравонда Россиянең төрле төбәкләреннән 160тан артык коллектив катнашканны хәбәр итте. 

Аннары, алкышларга күмелеп, сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов күтәрелде. Ул фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм елдан-ел Каравонның матурлана баруын билгеләп үтте.

"Каравон, Сабан туе, Питрау, Уяв һәм башка бәйрәмнәр белән кызыксынучылар бик күп, - диде ул. - Алар Татарстанның үзенчәлекле төсмере. Мин биредә шундый традиция тууына һәм әлеге традициянең киләчәк буыннарга тапшырылуына шатмын". Республика лидеры, юл тигез булмау сәбәпле, коллективларга биергә авыр булуны билгеләп үтте. Аның "Биредә брусчатка җәяргә кирәк", - дигән сүзләреннән соң көчле алкышлар яңгырады.

"Татарстанда без һәрчак бик теләп килә торган шундый урын булу - күңелле күренеш", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм фестивальдә катнашучыларга һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде. ТР лидеры бәйрәм кысаларында бер төркем лаеклы дип табылган затларга мактаулы исемнәр һәм Татарстан Президентының Рәхмәт сүзен дә тапшырды. «Сударушка» һәм «Каравон» ансамбльләре 500 мең сумлык сертификатлар алды. Ансамбль артистларына истәлеккә яулыклар бүләк ителде.

Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте. Быелгы Каравонның төп кунаклары, алдан вәгъдәләнгәнчә, Надежда Кадышева белән "Золотое кольцо" рус җыры ансамбле һәм "Славянские напевы" рус фольклор ансамбле булды. Бәйрәм уртак зур әйлән-бәйлән белән төгәлләнде.

Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов кәефе күтәренке булуы н әйтте. "Көн бик матур, бәйрәм яхшы оештырылган, кешеләр шат, ачык, сәләтле", - диде ул. Аның фикеренчә, алга таба Каравонда катнашучылар тагын да артып, ул зур күләмле бәйрәмгә әвереләчәк.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20