Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2015

Татарстанда көчле җил һәм юеш кар рәвешендәге һава торышы саклана

Татарстанда бүген көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Кич белән һәм төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

"Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу, кыска вакытлы бураннар, күз күреме начарлану белән үрелеп бара", - диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең ашыгыч хәбәрендә.

Иртәгә көндез дә көчле җил саклана, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендән явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин. Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.

22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлывык барлыкка килергә мөмкин. Көндез термометр баганалары 3-10 градус җылыны күрсәтәчәк. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20