Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.11.2015

Татарстанда киләсе елда гомуми суммасы 420 млн сум булган спорт корылмалары төзеячәкләр

Татарстанда киләсе елда гомуми суммасы 420 млн сум булган спорт корылмалары төзеячәкләрКиләсе елда Татарстанда 420 млн сумга 188 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР муниципаль районнарында спорт мәйданчыкларыннан рациональ һәм нәтиҗәле файдалану буенча эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, 2013-2015 нче елларда Татарстанда 429 универсаль спорт мәйданчыгы сафка бастырылган, әлеге максатларга 1 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, спорт мәйданчыкларыннан рациональ һәм нәтиҗәле файдалану буенча махсус булдырылган эшче төркем республиканың 32 муниципаль районында булып, 100 дән артык спорт корылмасы торышын бәяләгән.

“Тулаем алганда, барлык мәйданчыклар яхшы хәлдә. Спорт корылмалары халыкка куллану өчен үтемле. Яктыртылган, кирәкле җиһазлар бар. Биредә укучылар өчен, даими рәвештә, спорт дәресләре үткәрелә. Бу мәйданчыкларның шул җирлекләрдә яшәүчеләр, аеруча яшьләр тарафыннан кулланылышта булуы сөендерә. Алар ирекле график буенча шөгыльләнә”, - дип шәрехләде Т. Ларонова.

“Мәйданчыклар төрле спорт төрләре өчен файдаланыла, шулай ук ярышлар уздырыла. Бу эштә аерым районнар аеруча нәтиҗәле эш алып бара - бу Алексеевск, Биектау, Саба, Чистай районнары. Биредә, республика программасы буенча төзелгән мәйданчыклардан тыш, үзләренең спорт мәйданчыклары бар, алар кирәкле инвентарь һәм җиһаз белән тәэмин ителсен өчен, иганәчеләрдән өстәмә акчалар җәлеп ителә. Мәйданчыкларга ихтыяҗ зур, аеруча җәен алар шыгрым тулган”, - дип өстәде ул.

Т. Ларионова мәйданчыкларны рациональ куллану белән бәйле проблемаларга да тукталды. “Эшче төркем вәкилләре хокукый документларга игътибар юнәлтте. Мәйданчыкның үз хуҗасы булырга тиеш. Теркәлү я акрын барган, я документларны рәсмиләштерү стадиясендә булган мәйданчыкларны ачыкладык. Хәзерге вакытта бу проблема хәл ителгән”, - дип хәбәр итте ул журналистларга.

Техник җитешсезлекләр турында сөйләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары спорт мәйданчыкларында инвентарьның һәрвакытта да нәтиҗәле файдаланылмавы турында ассызыклады. “Ясалма өслек, бу аеруча 2013 нче елгы мәйданчыкларга кагыла, алмаштыруга, ремонтлауга мохтаҗ иде. Бу мәсьәләне уңай хәл итә алдык. Күп кенә районнарда мәйданчыкларда эш режимы турында мәгълүмат юк иде”, - дип билгеләп узды ул.

Т. Ларионова әйтүенчә, эшче төркем тарафыннан ясалган төп нәтиҗә шуннан гыйбарәт: спорт объектларын куллану мәсьәләсендә гамәлдәге закон җирле үзидарә органнарына, мәйданчыклар эшенә карата таләпләр исемлеген билгеләргә һәм аларның нәтиҗәле һәм акылга муафыйк файдаланылышын тәэмин итүгә өстәмә чараларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

“Гамәлдәге матди базадан нәтиҗәле файдалану өчен, яңа законнар, ниндидер өстәмә норматив документлар кабул итү яки гамәлдәге законга үзгәрешләр кертүгә ихтыяҗ юк, - дип ышандырды ул. – Әмма спорт мәйданчыкларының тәүлегенә 24 сәгать булмаса да, эш көне дәвамында һәрдаим кулланылышта булуына мөмкинлек бирә торган бердәм координация юк”.

Шул ук вакытта, Ларионова сүзләренә карганда, спорт мәйданчыклары, нигездә, балалар һәм яшьләр өчен эшли, өлкәнрәк яшьтәгеләр анда аз. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган затларга спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар файдаланылмый диярлек.

Үз чиратында, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте” иҗтимагый дәүләт оешмасы советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова спорт корылмаларында киңкүләм тикшерүләр өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре сәбәп булганлыгы турында хәбәр итте. “Халык мәйданчыклар ябык булуы турында язды. Күп кенә мәйданчыклар гомуми белем бирү мәктәпләренә теркәлгән. Бу спорт корылмаларын шәхси милке дип санаучы директорлар бар, дәресләр тәмамлангач, биналар йозакка ябыла. Болай булырга тиеш түгел. Мәйданчыклар шәһәр халкы өчен төзелгән”, - дип тәмамлады ул фикерен.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20