Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм буран булуы көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә көньяк-көнбатыштан 16 м/с тизлектә җил һәм буран көтелә. Алмашынучан болытлы һава, вакыты белән кар яварга мөмкин. Моннан тыш, юлларда – бозлавык. Бу төндә температура 3-8 градус салкын тәшкил итә. Көндез - 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Төнлә 4-6 градус салкын, көндез – 0-2 градус.

15 гыйнвар төнендә респбликаның күпчелек районнарында юеш кар явачак, аерым районнарда – буран һәм бозлавык. Температура 6 градус салкын тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар "боткасы" хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20