Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар өчен Министрлар Кабинеты грантын алуга конкурс башлана

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурс башлану турында игълан итте. Был бәйгенең грант фонды 10 млн сумга якын тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, конкурсның төп бурычлары - дәүләт хакимияте органнарының социаль юнәлешле эшчәнлек башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеген камилләштерү; аларга дәүләт ярдәме күрсәтү, аларның социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүдәге ролен арттыру; яңа социаль технологияләрне алга этәрү.

"Еш кына нәкъ менә коммерцияле булмаган оешмалар гадәти булмаган - мәдәни-агарту, социаль, идарә технологияләрен кертә. Грант эшчәнлеше кысаларында яңа алымнар һәм технологияләр эшләү һәм сынап карау әлеге конкурсның төп бурычы санала. Аерым проект кысаларыннан чыгып, технологияләр аерым дәүләт учреждениеләре эшчәнлегендә таратылырга мөмкин", - дип аңлатып узды ул һәм проектның социаль проблеманы хәл итүгә йөз тотарга тиешлеген ассызыклады.

Э.Зарипова искәртеп узганча, әлеге республика конкурсы Татарстанда 2010 елдан башлап үткәрелә. Әлеге дәвердә 928 проект тәкъдим ителгән. 344е җиңүче дип табылып, аларны тормышка ашыруга 48 млн сум акча бирелгән.

"Бүген социаль яклау өлкәсендә 5449 коммерцияле булмаган оешма эшли, ел саен аларның саны арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча зур шәһәрләр - Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән  актив катнашты. Әмма бер генә проект та тәкъдим итмәгән районнар да юк түгел", - диде ул.

"Бәйгедә республика территориясендә эшләүче комерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Документларны безнең министрлыкка тапшырырга була", - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, алдагы елларда грант алган оешмалар да конкурста катнаша ала.

"Искәртеп узам: Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча узучы иҗтимагый башлангыч конкурсы да бар. Узган ел 88 проектан 13 заявка әлеге конкурс буенча ярдәм алды", - дип сүзен тәмамлады Э.Зарипова. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20