Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Татарстанда косметик хезмәтләр өлкәсендә мошенниклыкны булдырмау буенча проект старт алды

Кичә, 19 июнь көнне, Гомумроссия халык фронты экспертлары Татарстанда косметик хезмәтләр өлкәсендә мошенниклыкны кисәтү буенча проект эшләтеп җибәрде. Бу хакта Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Гомумроссия халык фронты вәкилләре, истай районы башлыгы урынбасары, республика Пенсионерлар союзының район бүлекчәләре рәисләре, шул исәптән, Татарстан Пенсионерлар союзы рәисе Любовь Мишина да катнашты. Барлыгы очрашуго 50дән артык кеше килгән.

Гомумроссия халык фронты белгечәре тыңлаучыларга мошенниклардан алдатуга ничек юл куймаска, аларның корбанына әверелмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Ә мошенникларның күпчелеге хәзер косметик һәм медицина хезмәтләре күрсәтү тармагында эшли. Фронт активисты Георгий Дикопольский билгеләп узганча, хәзер фронтның төбәк бүлекчәсе тарафыннан бу өлкәдә алданган гражданнардан күп кенә шикаятьләр алына. Мошенниклар потенциаль клиентларны төрле процедураларга чакыра, аннары психологик басым ясап, кыйммәтле косметик һәм медицина хезмәтләреннән файдаланырга өнди, төрле кредитлар да рәсмиләштерә.

Экспертлар мондый кармакка ничек эләкмәскә, ә алдаткан очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин