Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2016

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр 830 объектның 406сында бара

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр 406 объектта бара.

ТР Хөкүмәте йортында бүген видеоконференция рәвешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткәрелгән республикакүләм киңәшмәдә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин аңлатма бирде.

И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда күп фатирлы торак йортларның капиталь төзекләндерү кагылган объектларына 1 мең 274 инспекцион тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә, куркынычсызлык техникасын бозуга бәйле 6 очрак фаш ителгән, аларның барысы да - Казанда.

ТР төзелеш тармагы башлыгы, быел капремонт программасында, Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, республиканың 41 муниципаль берәмлеге катнаша, дип искәртте. Биредә 4,7 млн кв.м гомуми мәйданлы күп фатирлы 830 торак йорт турында сүз бара. Шул рәвешле, 194,5 мең казанлының торак шартларын яхшырту планлаштырыла. И.Фәйзуллин сүзләренчә, подряд оешмаларын квалификацион сайлап алу чаралары уздырылган, алар белән килешүләр рәсмиләштерелә. Бүгенгә 30 муниципаль берәмлектә 406 объектта күләмле эшләр башланган.

Министр И.Фәйзуллин мәгариф учреждениеләре, ресурс үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары кебек объектларда капиталь төзекләндерү эшләре барышына бәйле вазгыятькә кагылды.

Болардан тыш, авыл хуҗалыгы тармагында быел 235 сыер абзары, 30 яшелчә һәм бәрәңге саклау бинасы төзекләндереләчәк, 132 силос-сенаж траншеясы салу ниятләнә.

Киңәшмә азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, торак мәсьәләсе бүген иң мөһим мәсьәлә булып кала бирә. Бүген төзелеш эшләренең актив фазасы башлануын искәртеп, республика лидеры, якын көннәрдә 10-15 градус җылы булуы көтелә, бу исә төзелеш һәм тиешле сыйфат тәэминаты өчен иң шәп чор, дип билгеләп үтте.

Киңәшмәдә шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев доклад белән чыгыш ясады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20