Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2017

Татарстанда көзге бодайдан бүгенгә иң күп һәм иң аз уңыш алган районнар билгеле — исемлек

Татарстанда көзге бодайдан иң күп һәм иң аз уңыш алган районнар билгеле булды. Дөрес, республикада урып-җыю эшләре башлануга әле 1 атна да юк диярлек. Шуңа да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларында да көзге бодай уңышы буенча 26 район күрсәткечләре генә тәкъдим ителгән.

Көзге бодай иң күп булган районнар исемлеген Тукай районы җитәкли. Биредә гектарыннан 54,8 центнер уңыш чыга. Сарманда - уртача 50,8 цетнер, Зәйдә - 50 цетнер, Балтачта - 48,7 цетнер, Тәтештә 45,5 цетнер уңыш җыялар.

Тукай районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Гарипова сүзләренчә, югары уңышның сере — барлык технологияләрне дә үтәүдә һәм ашламаларны тиешенчә куллануда.

Көзге бодай уңышы иң түбән булган районнар исемлеге башында - Югары Ослан. Биредә уңыш күләм бары 22,5 цетнер гына. Яңа Чишмәдә - уртача 24 цетнер, Питрәчтә - 25 цетнер, Чирмешәндә - 25,6 цетнер, Лениногорскида - 26, 2 цетнер, Аксубайда - 27,1 цетнер.

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Леонид Богомолов сүзләренчә, районда әле ныклап уракка керешмәгәннәр. Көзге бодайның уңышы ким дигәндә гектарыннан 30 цетнер булыр дип көтелә, диде ул.

(“Татар-информ”)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»