Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

Татарстанда малеин ангидрид җитештерү буенча Россиядә бердәнбер завод барлыкка килергә мөмкин

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Германиягә сәфәре нәтиҗәләре буенча инвестицион проектлар эшләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Искәртеп үтик, Татарстан делегациясенең Германиягә сәфәре 1-3 июньдә булды.
Т.Миңнуллина сөйләвенчә, 2015 елда Россиягә Германиядән 1,4 млрд доллар инвестиция кергән. “Әлегә Татарстан гомумроссия күләмендә без теләгән зур өлешне биләми. Әмма Германия инвесторлары безнең республикада эшли, үсеш алучы компанияләр бар”, - диде ул.
Гурмания белән инвестицион юнәлештә эшләүгә килгәндә, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен транспортта технологияләр, инжиниринг үзәкләр дәрәҗәсендә эш, биомедицина, республика территориясендә уртак югары технологияле сәнәгать производстволары кызыксындыру тудыра.
“Без хезмәттәшлекнең нигезе булачак юнәлешләр буенча фикер алыштык, алар арасында – машина төзелеше, станок төзелеше, нефть химиясе, пластик продукция, медицина техникасы һәм биотехнологияләр җитештерү. Мәгълүмати коммуникацион технологияләр өлкәсендә проектлар турында сөйләштек, әмма бу өлкәдә килешү юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате мәсьәләсендә үзара кызыксыну бар. Бу бигрәк фәнни институтларга, эшләнмәләргә кагыла. Профессиональ белем бирү, квалификация күтәрү кызыклы”, - диде спикер журналистларга.
“Бүген гамәлдә булган санкцияләр Германия продукциясен Россия базарында сатуга тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә бу шартларда Германия хезмәттәшләребез югалтулар кичерә. Татарстанда җитештерү егәрлекләрен локальләштерү Германия өчен актуаль, рубль девальвациясен исәпкә алсак, икътисади яктан отышлы да”, - диде ул.
Т.Миңнуллина сүзләренчә, хәзергә “язышу буенча фикер алышасы инвестицион проектлар эшләнә”.
“Без станок һәм машина төзелеше өлкәсендә югары технологияле инжиниринг компаниясендә булдык. Аларның июльгә җавап визиты планлаштырылган, җитештерү мәйданчыкларын сайлау өчен делегация көтәбез. Алар производстволарны локальләштерүгә өметләнә”, - дип ассызыклады ул.
Спикер сүзләренчә, икенче уртак проект малеин ангидрид (елына 45 мең тонна) җитештерү буенча завод төзелеше булырга мөмкин. “Ул пленкалар, синтетик сүс, юу чаралары, фармацевтика препаратлары һ.б. җитештерүдә кулланыла. Бүгенгә Россиядә андый завод юк, ә продукциягә ихтыяҗ зур. Проект 120 млн евро тәшкил итә. Бу мәсьәлә буенча тармак предприятиеләре, нефть химиясе предприятиеләре белән эшләргә кирәк”, - диде ул.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, якын арада Татарстан Саксония эшшлекле даирәләре вәкилләре делегациясен кабул итәргә планлаштыра, дип белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20