Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2015

Татарстанда мәҗбүри фәннәрдән БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде

Татарстанда мәҗбүри фәннәрдән БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде Татарстанда имтиханнарның төп дулкынында минималь бусаганы узмаган чыгарылышлар арасында рус теле һәм математикадан БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел көзен БДИны яңадан тапшыру хокукы нигезле сәбәп аркасында йомгаклау дәүләт имтиханына килә алмаган яки бердән артык мәҗбүри фәннән канәгатьләнерлек нәтиҗәләргә ирешмәгән яки өстәмә вакытта уздырылган сынауларда тагын бер мәртәбә канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган чыгарылышларга, нәтиҗәләрне яхшырту максатыннан, урта белем бирү йортын алдагы елларда тәмамлаган чыгарылышларга бирелә.

БДИ бердәм расписание нигезендә уздырыла. 26 сентябрьдә математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге имтиханнарны тапшырып булачак. 29 сентябрьдә – рус теленнән, 9 октябрьдә – математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләр).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20