Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

Татарстанда җәмәгать белән Коръән уку оештырылды

Чирмешән районында җәмәгать белән Коръән уку оештырылды, дип хәбәр итәләр Чирмешән мөхтәсибәтеннән.
Ай дәвамында мәчет имамы Хәбир хәзрәт һәм яшь хәзрәт Данир чиратлап, Коръәнне кычкырып укыдылар, укылганнарның мәгънәсен дә аңлаттылар. Коръәнне тыңларга төрле торак пунктлардан төрле яшьтәге кешеләр килде.

Коръән хәтем кылу мәҗлесләренең берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Коръәнне укып бетергәч, илдә тынычлык һәм иминлек өчен һәм Аллаһы Тәгалә хозурына киткән әрвахларга дога кылдылар.

Җәмәгать белән Коръән укуны киләчәктә дә дәвам итү ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20