Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.09.2015

Татарстанда "Мин сайлауларга барам" социаль акциясе уздырыла

ТР Президенты һәм Татарстан муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын бердәм сайлау көне алдыннан республикада ТР Үзәк сайлау комиссиясенең "Мин сайлауларга барам" дигән социаль акциясе үткәрелә.

Акция республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары катнашында үткәрелә һәм бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучыларның электораль активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.

Ике атна дәвамында Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә парк һәм сквер мәйданчыкларында, шулай ук югары уку йортлары территорияләрендә "13 сентябрь - Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне" дигән мобиль мәгълүмат пунтлары эшли.

Биредә яшьләр оешмалары активистлары республика хакына сайлаулар турында сөйли, акциядә катнашучыларга ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати белешмәлекләрен тарата һәм "Мин сайлауларга барам" дигән флешмобта катнашырга тәкъдим итә. Республиканың һәр сайлаучысы Татарстанның электораль картасы - ТР картасы сурәтләнгән баннерда символик тамга куя яки "Сайлау участогы" дигән баннер фонынды фотога төшә, шул рәвешле, үзенең гражданлык позициясе актив булуны күрсәтә ала.

Бер үк вакытта акция интернет челтәрендә #яидунавыборы һәм #мойголосважен хэштеглары буенча да уза.

Фотосурәт  izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20