Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Татарстанда никахларны рәсмиләштерүгә гаризаларның 90 проценты электрон рәвештә тапшырыла

Татарстанда никахларны рәсмиләштерүгә гаризаларның 90 проценты электрон рәвештә тапшырыла Былтыр Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе органнары хезмәтләренең 60 проценты диярлек электрон рәвештә күрсәтелгән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында әлеге идарә башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда никахларны рәсмиләштерүгә гаризаларның 90 проценттан артыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырыла, on-line рәвештә дәүләт пошлинасы түләнә. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабаттан документлар алуга гаризаларның 80 процент өлеше, никахны өзүгә 64 процент, тууны теркәү һәм ата булуны раслауга 25 процент, үлемне теркәүгә 28 процент гариза электрон төрдә бирелә.

Альбина Шәвәлиева билгеләп үткәнчә, узган ел гамәлгә кертелгән мөһим яңалыкларның берсе – никахны рәсмиләштерүгә кияү белән кәләшнең гади электрон имзалары белән ныгытылган электрон гариза тапшыру мөмкинлеге. Электрон документ рәвешендәге шундый гаризаны тапшыргач, яшь парга Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе органына нибары бер тапкыр – туй көнендә килү җитә.

Моннан тыш, былтыр республикада ЗАГС органнары Web-АИС дәүләт мәгълүмати системасының яңа версиясенә күчү гамәлгә ашырылган. Элек файдаланылышта булган мәгълүмат базасы белән идарә итүнең Америкада эшләнгән системасы урынына Россиянеке файдаланыла башлаган. Өстәвенә, системаның Федераль мәгълүмати адреслы система белән үзара бәйләнешләре дә тәэмин ителгән. Нәтиҗәдә, мәгълүматларны ирештерү төгәллеге һәм мөрәҗәгатьләрне эшкәртү оперативлыгы арткан.

“Узган ел дәвамында ведомствоара багланышлар барышында безнең тарафтан гражданлык хәле актларын теркәү турындагы 860тан артык мөрәҗәгать автоматик рәвештә эшкәртелеп җибәрелде”, – дип билгеләп узды Альбина Шәвәлиева.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин сүзләренчә, хәзерге вакытта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күрсәтелә торган ЗАГС электрон хезмәтләренең саны – 9.

“Былтыр Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе органнарына 135 мең электрон гариза тапшырылган, гомуми 35,2 млн сумлык дәүләт пошлинасы түләнгән, ЗАГС белгеченә язылу хезмәтеннән 137 мең кеше файдаланган”, - диде министр урынбасары коллегия утырышында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20