Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Татарстанда ноябрь аенда хезмәт хакы буенча бурыч 13,5 млн сум тәшкил иткән

Татарстанда ноябрь аенда хезмәт хакы буенча бурыч 13,5 млн сум тәшкил иткән Татарстан хезмәткәрләренең 52 проценты зарарлы һәм куркыныч җитештерү өлкәсендә эшли. Ел саен меңгә якын кеше эш урынында имгәнә, һәр унынчы очрак үлем белән тәмамлана. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада җитештерүдә 600дән артык  имгәнү очрагы теркәлгән, шуның 60ы үлемгә китергән. Бүген бу хакта ТР Профсоюзлар федерациясенең XXVI хисап-сайлау конференциясе барышында оешманың рәисе Татьяна Водопьянова хәбәр итте. Анда федерациянең биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың профсоюзлар оешмасы Россия һәм якын чит илләрдәге иң зур профсоюзлар берләшмәсе санала. Ел саен 100дән артык яңа профсюоз оешмасы төзелә. Соңгы 5 елда гына да 350 меңгә якын кеше профсоюз әгъзасы булган, шул исәптән 200 меңнән күбрәге - яшьләр.

Татьяна Водопьянова докладыннан күренгәнчә, Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 5 елда хезмәт хаклары минималь кулланучылар бюджетыннан арткан эре һәм урта предприятиеләр хезмәткәрләре өлеше 87 процентка җиткән. Республикада хәерчелек дәрәҗәсе кимегән һәм 7 процентны тәшкил итә. Соңгы 5 елда профсоюзларның ТР икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы турындагы республика килешүен имзалау турындагы башлангычы 2 тапкыр хупланган. Бүген ул 7309 сум тәшкил итә, бу федераль минималь хезмәт хакы күләменнән 22,5 процентка артыграк.

Хисап вакытына мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы 2, ә мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренеке 2,4 тапкыр арткан. Тулаем алганда, Татарстанда 5 елда уртача хезмәт хакы 1,5 тапкыр үсте, дип ассызыклады Т.Водопьянова. Шул ук вакытта ул 2014 елның ноябрендә реаль хезмәт хакы арту туктады, дип өстәде. 

"Хезмәт хакын товар һәм хезмәтләргә бәяләр күтәрелүдән тизрәк арттыруга ирешү зарур. Инфляция бар икән - индексация булырга тиеш", - диде спикер. Аның сүзләренчә, 2014 елда Татарстанда 543 меңнән артык эш урыны булдырылган, эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклыландырылган. Шулай ук 5 елда эшсезлек һәм теркәлгән эшсезләр саны 2,5 тапкыр кимегән. Шул ук вакытта бүген яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе югары - һәр 5 нче егет һәм кыз эшсез санала.

Җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләр саны 36 процентка кимегән, үлүчеләр саны 2 тапкыр диярлек азайган, җитештерүдә имгәнүчеләр саны да 1,5 тапкыр кимегән. 

Татьяна Водопьянова хәбәр иткәнчә, федерациянең хокук яклау эшенең барлык формаларының нәтиҗәлелеге, хисап вакытына, 650 млн сумнан артык тәшкил иткән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20