Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2015

Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә 1,5 млрд сум бүлеп бирелә

Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә 1,5 млрд сум бүлеп бирелә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елын үткәрү кысаларында, Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерү чараларын гамәлгә кую сметасын раслады. Бу максатларга 1,5 млрд сум сарыф ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 гыйнварында имзаланган карарда күрсәтелә. Бу сумманың 1 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, ә 500 миллионы – җирле бюджетлардан.

Аерым алганда, әлеге сумманың зур өлеше, ягъни 310 миллион сумы Казанга билгеләнгән. Моннан тыш, тагын 115 млн сумны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты шәһәр бюджетыннан яки бюджеттан тыш чыганаклардан табарга тиеш. Чаллыга ТР бюджетыннан 136 млн сум биреләчәк, ә 68 млн сумны автошәһәр бюджеттан тыш чыганаклардан яки җирле бюджеттан табарга тиеш. Түбән Камага 67 млн сум бирелә, тагын 33,6 млн сумны район һәм шәһәр хакимияте өстәячәк. Калган акча республиканың 43 муниципаль берәмлегенә бүленәчәк.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрыгы 1,5 млрд сумны бүлеп бирү эше белән шөгыльләнәчәк. “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча заказчы ролендә булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20